news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Хатыйповның һәрбер җыры мәңгелеккә кала торган - Фердинанд Сәләхов

Мәсгудә Шәмсетдинова Америкада, Луиза Батыр-Болгари Үзбәкстанда, ярый әле Фәрит Казанда калды, ди халык җырчысы.

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Фәрит Хатыйпов милли, татар әһаңнәре кертеп, җырлар иҗат итә торган соңгы композиторларның берсе. Аның һәрбер җыры мәңгелеккә кала торган. Бу хакта композитор Фәрит Хатыйповның 70 яшьлек юбилей кичәсендә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов әйтте.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатулинаның юбилейларына багышланган “Җыр бәйрәме” кичәсе булды.

Җыр бәйрәмендә Фердинанд Сәләхов Фәрит Хатыйповның Шәмсия Җиһангирова сүзләренә иҗат ителгән “Китмә” әсәрен башкарды.

“Фәрит Хатыйпов белән без озак еллар бергә эшләдек, - ди Фердинанд Сәләхов. - Миңа, җырчы буларак, бик күп текстлар бирәләр. Кайсы композиторга тапшырыйм икән, дип баш ваткан чаклар була. Мин шигырьләрне Фәриткә тапшырам, чөнки ул чын милли итеп, татар аһаңнәре кушып яза торган соңгы могикан композиторларның берсе. Ә андыйлар арабызда бик аз гына калды. Резеда Ахиярова ярый Казанда. Ә Мәсгудә Шәмсетдинова Америкада, Луиза Батыр-Болгари Үзбәкстанда, шуңа күрә җыр яздырырга Фәриткә барабыз. Ул бит җырларын сата да белми. Аның күңеле чиста, иҗаты чиста. Һәрбер җыры мәңгелеккә кала торган, димәк татар җыры мәңгелеккә Фәрит Хатыйпов җырлары белән дә барачак”.

Композитор Фәрит Хатыйповның "Һаман яратам" (Зөлфәт шигыре), "Синең елмаюың" (Х.Туфан шигыре), "Гөлнарым" (Г. Афзал шигыре), "Авыл кызы" (Д. Хәбибуллин шигыре), "Сау бул инде"(Р.Валиев шигыре)" Җилфел-җилфер җил искәндә" (Ә. Ерикәй шигыре), "Моңлану"(Ф.Сафин шигыре) татар җыр сәнгатенең үзәген тәшкил итә. Әлеге әсәрләрдә тулы бер буын тәрбияләнде.

"Татар-информ" Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов яңа җырлар җыентыгын чыгару өчен спонсор эзли, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100