Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Хәнифов: Татарстанда яңа федераль юллар салынгач, республика танымаслык булачак
Татарстанда М12 һәм Шәле-Баулы юлларын 2024 елга тапшырырга планлаштыралар.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикеренчә, яңа федераль юллар салынгач, 2024 елга республика танымаслык булачак.
Фәрит Хәнифов бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада юллар төзелеше турында сөйләде.
«Быел Татарстанда М12 трассасын салу башланды. Ул ике өлештән тора. Беренчесе — Чувашия Республикасы чигеннән алып, Шәле авылына кадәр җитә. Икенче өлеше — Алабуга районы тирәсендә М7 трассасыннан башлана, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза һәм Башкортстан чигенә кадәр дәвам итә. Ике зур шәһәрне урап узучы юлны без берничә дистә еллар көттек», — диде Фәрит Хәнифов.
Министр сүзләренчә, Шәле-Баулы юлы буенча да тиешле килешүләр төзелгән. Финанслауны утызар проценттан федераль үзәк, республика һәм инвестор үз өстенә алачак. Трассаның тулы озынлыгы 250 километр чамасы булачак. Ул М7 белән М5 федераль юлларны тоташтыруы белән уникаль. Беренче этапта 145 км озынлыкта Шәле-Әлмәт юлы салыначак.
«Ике федераль юл да 2024 елга салынып бетергә тиеш. Аларның Татарстан территориясендәге озынлыгы 475 км тәшкил итә. Бу юллар эксплуатациягә тапшырылгач, транспорт хәрәкәте буенча республика бөтенләй танымаслык булачак», — диде Фәрит Хәнифов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз