news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Хәнифов: Татарстанда җәмәгать транспорты торышы нормаларга туры килә

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада пассажирлар транспорты ышанычлы.

Фәрит Хәнифов: Татарстанда җәмәгать транспорты торышы нормаларга туры килә
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында җәмәгать транспортының торышы кагыйдәләрдә һәм законнарда күрсәтелгән нормаларга туры килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

«Пассажирлар транспортны үзләре сайлый. Кайсы уңайлырак, шуннан файдаланырга кирәк. Бездә барысы да ышанычлы», — диде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

«Метроэлектротранс» рельс хуҗалыгы һәм трамвайлар әзер булсын һәм хәрәкәтнең тулы иминлеген тәэмин итсен өчен эшли, дип өстәде Казан Башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков.

«Чыннан да, теге яки бу сәбәпләр буенча, шул исәптән, юлларда автомобиль аварияләре аркасында трамвай хәрәкәтендә тоткарлыклар була. Юлларның тиешле таләпләргә туры килмәве сәбәпле юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу очрагы теркәлмәде. Трамвайларның рельстан чыгу сәбәпләре төрле булырга мөмкин, шул исәптән рельсларга таш яки башка чит предметларга эләгүе дә сәбәп була ала. Һәр очракта да ачыкларга кирәк», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2020 елның 11 аенда пассажир транспорты йөртүчеләр гаебе белән авария очраклары кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100