news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Хәнифов кыш көне машинада термос белән җылы чәй йөртергә киңәш итте

Министр юлда йөрүчеләргә файдалы киңәшләрен бирде.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов кыш көне машинада йөрүчеләргә термоста җылы чәй йөртергә һәм башка файдалы киңәшләрен бирде.

«Озын ялларда күпләр кунакка бара, машинада ерак юлга чыга. Үзегез белән термоста җылы су йөртегез. Һава торышы начар торганда юлда элемтә югалырга мөмкин, шуңа күрә элемтә көчәйткечләре алып куйсагыз була. Алар хәзер кыйммәт тормый. Карда батып калган кешегә аның ярдәме тияргә мөмкин. Юлда төрле хәлләр булуы бар. Һәм иң мөһиме — юлга чыкканда һава торышын күзәтегез», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Буран аркасында юллар ябылган очракта, ярдәм сорап юл кырыйларындагы заправкаларга, кафеларга, кунакханәләргә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.  

Министр юл хуҗалыгы оешмаларының озын ялларда юлларны кардан чистартырга тулысынча әзер булуын әйтте. Юлларны кардан чистарту өчен 1140 техника, 54 база әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100