Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Хәнифов кыш көне машинада термос белән җылы чәй йөртергә киңәш итте
Министр юлда йөрүчеләргә файдалы киңәшләрен бирде.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов кыш көне машинада йөрүчеләргә термоста җылы чәй йөртергә һәм башка файдалы киңәшләрен бирде.
«Озын ялларда күпләр кунакка бара, машинада ерак юлга чыга. Үзегез белән термоста җылы су йөртегез. Һава торышы начар торганда юлда элемтә югалырга мөмкин, шуңа күрә элемтә көчәйткечләре алып куйсагыз була. Алар хәзер кыйммәт тормый. Карда батып калган кешегә аның ярдәме тияргә мөмкин. Юлда төрле хәлләр булуы бар. Һәм иң мөһиме — юлга чыкканда һава торышын күзәтегез», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Буран аркасында юллар ябылган очракта, ярдәм сорап юл кырыйларындагы заправкаларга, кафеларга, кунакханәләргә мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
Министр юл хуҗалыгы оешмаларының озын ялларда юлларны кардан чистартырга тулысынча әзер булуын әйтте. Юлларны кардан чистарту өчен 1140 техника, 54 база әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз