news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Хәнифов: Бәйрәмнәрдә балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алына

Балаларны йөртүче автобуслар булачак рейс турында ЮХИДИ хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш була.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов яңа ел бәйрәмнәрендә балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алыначагын әйтте.

«Татарстанда балаларны йөртүче автобуслар махсус контрольгә алыначак. Бездә бөтен автобуслар ГЛОНАСС приборлары белән җиһазландырылган. Балаларны йөртүче автобуслар булачак рейс турында ЮХИДИ хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш була. Ул транспортлар онлайн режимда күзәтү астында булачак», — диде Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, балалар утырткан өч, яки аннан күбрәк автобус берьюлы кузгаласы булса, алар ЮХИДИ экипажы белән тәэмин ителергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot