news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдиновның кызы Рәзинә: Әтинең китүен авыр кичердек

Татар зыялылары Урмайда Чувашиядә милли-мәдәни автономиясе рәисен искә алды.

Фәрит Гыйбатдиновның кызы Рәзинә: Әтинең китүен авыр кичердек
Зилә Мөбәракшина

(Чувашия, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдиновның кызы Рәзинә әтиләренең вафатын авыр кичерүләре турында әйтте.

«Беренче тапкыр барлык бәйрәмнәр әтисез үтте. Бөтен эшне бергәләп эшләргә өйрәтте әти, ул безгә бик яхшы тәрбия бирде. Гореф-гадәтләрне кечкенәдән үк сеңдерде. Без гаиләдә татарча сөйләштек, ул оныкларының да татарча сөйләшүенә сөенә иде», — диде кызы Рәзинә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фәрит Гыйбатдиновны искә алу аның каберенә зыярәт кылудан башланды. Бер төркем татар зыялылары Чувашиянең Урмай авылы зиратында Фәрит Гыйбатдиновның каберенә барып, аның рухына дога укыды.

Дога кылганнан соң, Фәрит Гыйбатдиновның кызы әтисенең шәҗәрә төзеп калдыруын да әйтте. «Ул ерак әби-бабаларыбызны, аларның кайда торганнарын эзләп тапты. Аннан соң, Урмай авылы тарихы белән дә күп кызыксынды, архивларда утырды», — диде ул.

«Әти социаль челтәрләрдә дә сәхифәсен актив алып барды. Һәр язмасын карап чыксагыз, меңләгән материаллары: мәкаләләре, легендалары эленеп тора. Хәзер дә куеп барабыз, юкса, бу эш тукталып калыр кебек иде», — диде Фәрит Гыйбатдиновның кызы Динә.

Чувашиянең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдиновның вафатына бер ел тулу уңаеннан, бүген аның авылдашлары һәм туганнары искә алу кичәсен һәм Коръән ашын үткәрә.

Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның июль аенда вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100