news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Гыйбатдиновка «Чувашия Республикасы каршындагы казанышлары өчен» медаль бирелде

Чувашия Республикасының олугъ бүләге аңа милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытудагы хезмәтләре өчен бирелә.

Фәрит Гыйбатдиновка «Чувашия Республикасы каршындагы казанышлары өчен» медаль бирелде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов «Чувашия Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Гыйбатдинов 40 ел дәвамында «Мишәрләр» ансамбленең җитәкчесе, Чувашия татарларын берләштереп торучы үрнәк лидер, балалар сәнгать мәктәбе директоры.

«Фәрит әфәндене уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге видеоязмада сез Фәрит Гыйбатдинов һәм ул яшәгән Урмай авылы тормышы, татарларның көнкүреше, алар саклаган гореф-гадәтләр белән якыннанрак таныша аласыз. „Тамырлар“ тапшыруын тәкъдим итәбез», диелә бу хәбәрдә.


news_right_1
news_right_2
news_bot