Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Гыйбатдинов Милли стратегиянең тормышка ашуына шик белдерде
Чуваш Республикасында бүгенгесе көндә 37 меңгә якын татар яши.
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә татар халкының Милли үсеш стратегиясе акка кара белән язган документ кына булып калмасын иде, дигән фикерне җиткерде һәм проектка шик белән каравын әйтте.
“Бу проект тормышка ашар микән дигән шикләнү бар. Чөнки бу стратегия белән бәйле вазгыять җәмәгатьчелектә җавапка караганда сорауларны күбрәк тудырды. Бу документ төбәкләрдә ничек хәл ителер микән? ТР Конституциясе кануннары чын итеп үтәлмәгән килеш, бу документ ничек итеп үз көченә керәчәк? Аны тормышка ашыру механизмнары нинди булыр?” – дигән фикерләрен белдерде Фәрит Гыйбатдинов.
Аның фикеренчә, мондый төр документлар элек тә булган. Алар ничек язылган булса, шулай тузанга батып калган да. Стратегия проекты акка кара белән язган документ кына булып калмасын, ди ул.
“Проект күбрәк Татарстандагы татарлар язмышына бәйле төзелгән. Ә менә Чувашстанда яшәүче татар милләте өчен ул нинди характердагы документ булыр микән соң?” – дигән сорауларын җиткерде милли-мәдәни автономия рәисе.
Бүген Чувашстан Республикасында 37 меңгә якын татар яши. Аларның күпчелеге Батыр районында, Чабаксар һәм Канаш шәһәрләрендә төпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз