news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов: Милләт өчен татар конгрессы - таяныч һәм терәк

Чувашия татарлары лидеры Бөтендөнья татар конгрессының эшен югары бәяли.

(Казан,7 июль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).  Татарстаннан читтә гомер итүче татарлар өчен Бөтендөнья татар конгрессы таяныч һәм терәк булып тора. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Чувашиянең милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итте.

“Бөтендөнья татар конгрессының бөтен дөньяга танылган оешма икәнен раслап торасы юк, - ди Фәрит Гыйбатдинов. - Эшчәнлек Казанда гына алып барылмый, чит өлкәләрдәге татар иҗтимагый оешмалары да зур гамәлләр кыла. Иҗтимагый хәрәкәтнең төп максаты - татар милләтен һәр яктан гөрләтеп яшәтү. Милләтнең теле, дине, рухы киләчәк буыннарга да барып җитәргә тиеш. Татар конгрессының Башкарма комитет әгъзасы буларак та үзебездәге гамәлләрне йөрәгем аша уздырып башкарам. Әллә ни матди булышлык алмасак та, кирәк чакта конгресс безне ярдәменнән ташламый, Аллага шөкер. Сабан туйлары, башка милли чаралар уздырганда да конгрессның арка терәген тоеп эш итәбез. Министрлыклар белән бәйләнештә булгач, безгә дә төрле мәсьәләләрне хәл итүе җиңелрәк. Чувашиядә нибары 37000 татар яши. Шулай булуга да карамастан, милләт язмышына вак мәсьәлә дип караучы юк, чөнки бездә халык яши белә. Телен дә, гореф-гадәтләрен дә онытмый. Азсанлы булсак та, без башкаларга шактый күп булып тоелабыз, чөнки милли гамәлләребез даими тормышка ашырылып тора. Быел Урмай авылында гына мәктәпне 12 медалист тәмамлады. Ә Шыгырданның бер мәктәбендә - 7, икенчесендә 6 медалист булды. Болар барысы да - үзебезнең татар мохитендә тәрбияләнгән балалар. Әлеге егетләр һәм кызлар барысы да Казанга барып белемнәрен арттырырга хыяллана. Бу күрсәткечләрдә конгрессның эше ярылып ята. Конгресс тегене яки моны эшләми диючеләр бар, әмма бу сүзне үзе читтән карап торган адәм генә әйтә ала торгандыр”.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100