news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә аның туган авылында Корбан ашы узды

Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновның каберендә дога кылдылар.

Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә аның туган авылында Корбан ашы узды
Салават Камалетдинов

(Чувашия, 17 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашиянең Урмай авылында Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә Корбан ашы узды. Мәҗлес «Гыйбатдинов укулары» конференциясенең икенче көнендә үтте.

Урмай авылы мәдәният йортында Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше Вәгыйзә Гыйбатдинова, хезмәттәшләре, дуслары Корбан табыны артында җыелды.

«Фәрит абый безнең арадан китмәде, аның җаны һәрвакыт безнең белән. Ул һәр эшен Аллаһ исеме белән башлады. Хәзер без догадан башка аңа бүтән берни дә бирә алмыйбыз. Исән чагында аның күкрәгенә орден, медальләр элгән булсалар, хәзер зурлап искә алуыбыз, үткәрелгән чаралар аның рухына дога һәм савап булып ирешсә иде», — диде Урмай авылы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сәфиуллин.

Корбан мәҗлесенә кадәр Фәрит Гыйбатдинов каберендә дога кылдылар.

«Урмай зираты начар хәлдә иде. Әтиебез инициативасы белән авылдашлар акча җыйды. Зиратны чүп-чардан, агач ботакларыннан чистарттылар, матурладылар», — дип сөйләде Фәрит абыйның улы Фәнил Гыйбатдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100