news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдинов фольклорны үстерүгә йөз тоткан яңа проект әзерли

“Бу проект фольклорга мөнәсәбәтне үзгәртәчәк”, - ди Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе.

Фәрит Гыйбатдинов фольклорны үстерүгә йөз тоткан яңа проект әзерли
Рамиль Гали

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов милли фольклорны үстерү максатыннан бер проект әзерли. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы президиумы утырышында әйтеп үтте.

Ул утырышта фольклор дөньясындагы проблемаларга тукталып, татарларның төрле этносларында фольклор югалып баруын билгеләп узды. Бу нисбәттән, үзенең бер гамәли нияте белән уртаклашты. “Мишәр, керәшеннәр һәм башкаларның борынгы милли җыр-биюләрен кертеп, думбра, тальян һәм башка уен кораллары белән фольклор проект төзисем килә. Анда олылар да һәм балалар сәнгать мәктәпләреннән балалар да катнашыр дип ниятләнә”, - диде Фәрит Гыйбатдинов.

Проектка әзерлек кысаларында, ул Чувашстанда сәнгать мәктәбендә укулар узачагын, бу мәсьәләнең Мәдәният министрлыгы белән килештерелгәнен билгеләп үтте. “Шушы думбраларда уйнарга өйрәнү өчен практик дәресләр үткәреләчәк. Бу проектта җирле мишәрләр, Шыгырдан ансамбльләре һәм башкаларны катнаштырырга җыенабыз. Бу үзенә күрә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ачыш та булыр иде, үзенчәлекне дә күрсәтер иде. Гомумән, фольклорга мөнәсәбәтне үзгәртәчәк. Әмма моны башкарып чыгу өчен акча кирәк”, - дип, Фәрит Гыйбатдинов Милли шурадан да теләктәшлек һәм ярдәм сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100