Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Габделганиев «Стратегия-2030»га нинди үзгәрешләр кертеләчәге турында сөйләде
Депутатлар законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итте.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев «Стратегия-2030»га нинди үзгәрешләр кертү күздә тотылганы турында сөйләде. Стратегиягә үзгәрешләр кертү турында закон проекты буенча ул ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында чыгыш ясады.
Стратегия 2015 елның 10 июнендә кабул ителгән. «Законда, замана ихтыяҗларыннан чыгып, өч елга бер тапкыр үзгәрешләр кертү билгеләнгән. Стратегия кабул ителгәннән соң өч елда мөһим вакыйгалар булып үтте – аларны исәпкә алу кирәк», - диде Икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Аның әйтүенчә, 2030 елга тулай төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерү бурычы үзгәрешсез кала. Сүз уңаеннан, 2018 елда исә тулай төбәк продукт күләме 2 трлн 440 млрд сум булды. Стратегиягә өстәмәләр керткәндә, хакимият оганнары, предприятиеләр, фән һәм мәгариф оешмалары, яшьләр иҗтимагый оешмалары фикерләре исәпкә алынган.
Стратегиянең һәр бүлегенә диярлек төзәтмәләр кертелә. Сәламәт гомер озынлыгын 67 яшькә кадәр арттыру, өч яшькә кадәр балаларны балалар бакчаларында 100 процент тәэмин итү ниятләнә. Галимнәр һәм яшь тикшеренүчеләр өчен кызыктырырлык эш урыннары булдыру йөзеннән, уку оешмаларының эш белән тәэмин итүчеләр белән нәтиҗәле партнерлыгына өстенлек биреләчәк.
Яшьләр сәясәтендә яшьләрнең үз-үзе өстендә эшләвенә һәм уку оешмаларында яшьләр үзидарәләре институтларын үстерү кебек төзәтмәләр кертелә. «Стратегия-2030 күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын, шул исәптән җир биләмәләрен инженер инфраструктурасы белән тәэмин итүне киңәйтә. Халыктан, иҗтимагый оешмалардан бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр күп килде», – диде ул.
Экология бүлегендә һаваның пычраклыгын киметү, эчә торган суның сыйфатын арттыру, Иделнең пычрануына чик кую кебек бурычлар кертелә. Шулай ук, үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, фермерларга ярдәм, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, авылларда яшьләр эшмәкәрлеген үстерү кебек юнәлешләр кертелә. Депутатлар закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз