Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Габделганиев: Маркетплейслар эшмәкәрләргә электрон сатуга чыгарга ярдәм итә
«Татарстанның һәр муниципаль районында электрон сәүдә мәйданчыгы барлыкка килергә тиеш», — диде Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев әйтүенчә, маркетплейслар Татарстан эшмәкәрләре һәм аларның продукцияләрен электрон сатуга чыгуда ярдәм итә.
«Хәзерге вазгыятьтә базарны җайга салу, маркетплейсларда эшләүче эшкуарларның хокукларын яклау — төп бурычыбыз. Безнең программада эшкуарларга финанс яктан ярдәм итү каралган. Һәр муниципаль районда электрон сәүдә мәйданчыгы барлыкка килергә тиеш», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.
Фәрит Габделганиев республикада электрон сәүдә өлкәсендә эшкуарларны җәлеп итү мәсьәләсенә басым ясады һәм Яшел Үзән районында урнашкан «Озон» логистика үзәгендәге маркетплейслар мисалын китерде. «Узган ел маркетплейсларда 23 меңнән артык сатучы эшли башлаган һәм аларның товар әйләнеше 25 млрд сум тәшкил иткән», — диде ул.
«Биредә 22 меңнән артык мәйданда 8 миллионнан артык заказ саклана ала. Көн саен 200 меңнән артык товар килеп ирешә. Татарстанда 3,5 меңнән артык эшкуар бар. Шуларның меңнән артыгы — хатын-кызлар. Алар узган ел 1 миллиард акча эшләде. Эшкуарларның узган ел товар әйләнеше 10 млрд тәшкил итте», — диде ул.
Фәрит Габделганиев маркетплейсларда халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан баллы тәм-томнар, косметика, электроника товарларын алучылар артуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз