Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Габделганиев: Фермерларга яңа төрле сәүдә челтәрләре белән эшли башларга кирәк
Ул бүген «Яндекс лавка»да сатылучы ризыкның өчтән бер өлеше Татарстанда җитештерелгәнен искәртте.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев фермерларга яңа төрле сәүдә челтәрләре белән эшли башларга киңәш итте. Бу хакта ул брифингта әйтте.
«Азык-төлек өлкәсендә эшли торган фермерлар, сатучылар „Яндекс лавка“, „Самокат“, „Даркстор“ форматында булдырылган кибетләр белән эшләргә тиеш. „Яндекс лавка“да сатылучы ризыкның өчтән бер өлеше Татарстанда җитештерелә», — диде Фәрит Габделганиев.
Ул бүген «ВкусВилл»да сөт һәм сөт ризыклары, татар ашларының туңдырылган әзер ризыклары¸ кондитер, икмәк, көнчыгыш татлы ризыклар, макарон, үрдәк ите деликатеслары, камыр эшләнмәләренә, җимеш ризыкларына ихтыяҗ зур булуын әйтте.
«Яңа төрле сәүдә челтәрләре белән эшли башларга кирәк. 3-4 ел элек зур сәүдә челтәрләренә чыга алмыйбыз дигән проблема бар иде. Хәзер 2-3 ел дәвамында бу кибетләрне безнең продуктлар белән тутырырга кирәк», — дип белдерде Фәрит Габделганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз