news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Габделганиев: Электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудырырга тиешбез

Ул 16 муниципаль районда эшмәкәрләр өчен маркетплейсларда эшләү буенча укытулар узганын, 12444 эшмәкәргә консультация бирелгәнен әйтте.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев ТР Министрлар Кабинетында брифингта эшмәкәрләргә электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудыру әһәмиятен әйтте.

1 мартта республикада электрон сәүдә үзәге эшли башлаган. 2348 Татарстан эшмәкәре маркетплейсларга чыгарылган. Алар уңышлы гына сата башлаган. «Бу яңа юнәлеш. Бу татарстанлылар тормышы өчен бик уңайлы. Электрон сәүдә хәзер инде 100 процент кергән», — диде Фәрит Габделганиев

Ул 16 муниципаль районда эшмәкәрләр өчен маркетплейсларда эшләү буенча укытулар узганын, 12444 эшмәкәргә консультация бирелгәнен әйтте. 

«Татарстан базарына электрон сәүдә лидерларын җәлеп итү практикасын дәвам итәргә, электрон сәүдәгә күчеш өчен шартлар тудырырга тиешбез. Маркетплейсларда сатучы Татарстан сатучыларын өч тапкыр арттыра алабыз», — дип белдерде Фәрит Габделганиев 

Аның сүзләренчә, якын 2-3 елда системалы эшләү өчен план формалаштырылачак. «Бу безнең меңләгән эшмәкәрләргә электрон сәүдә мәйданчыкларына үтеп керергә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100