Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Габделганиев: Ел дәвамында намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады
«Намаз уку бүлмәсе ачу — бер әйбер, аларны тәртиптә тоту — икенче эш», — диде Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев бер ел эчендә Казанның сәүдә үзәкләрендәге намаз уку бүлмәләреннән беркемнең дә зарланмавын әйтте.
«Бүген җиденче намаз уку бүлмәсе ачылды. Җиде — матур сан. Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә моның белән генә туктап калмауларын телим. Татарстан территориясе зур. Әйтергә кирәк, ел дәвамында мондый намаз уку бүлмәләренә кагылышлы бер шелтә дә булмады», — диде ул бүген Казандагы «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылышында.
Аның сүзләренчә, намаз уку бүлмәләрен тәртиптә саклау да — зур эш. «Бу да зур әйбер. Ачу — бер эш, карап тору, тәртип, чисталыкны саклау — икенче. Диния нәзарәтенә, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенә, сәүдә үзәкләренең җитәкчелегенә зур рәхмәтемне әйтәм», — диде Фәрит Габделганиев.
Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен республиканың барлык хастаханәләрендә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз