news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Габделганиев: Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез

Татарстан икътисад министры Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары әзерләнүе турында сөйләде.

Фәрит Габделганиев: Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез
Рамиль Гали

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев 2019 елда эшчәнлекләрен легальләштерүче үзмәшгульләр саны буенча фаразлар бирде. Бу хакта ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда сөйләде.

“Ел ахырына 20 процент үзмәшгуль татарстанлыны теркәргә өметләнәбез.  Бу хезмәт күрсәтүче, әмма салым түләмәүче “соры” эшмәкәрләр өчен зур ярдәм булчак”, - диде министр.

Социаль-икътисади күзәтү комитеты мәгълүматлары буенча, Татарстанда 300 меңнән артык үзмәшгуль кеше бар. Яңа салым режимы үзмәшгульлеген булдырган кешеләргә эшчәнлекләрен легальләштерү мөмкинлеге бирә. Киләчәктә татарстанлыларның бу категоряисенә ярдәм итү чаралары булдырылачак, - диде ул.

“Хәзер Татарстан Хөкүмәтендә эшче төркем булдырылган, анда тармак министрлыгы вәкилләре кергән. Биредә үзмәшгульләр өчен өстәмә преференцияләр эшләнелә”, - Фәрит Габделганиев. Аның сүзләренчә, үзмәшгульләргә Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы мәйданчыгында эшмәкәрләр белән бер шартларда эшләү мөмкинлеге бирү тәкъдиме бар.

Татарстан иктисад министры эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Шулай итеп, Татарстанның Гарантия фонды кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредит буенча 0,5 ставка белән залогның 70 процентын тәэмин итәргә мөмкин.

Әңгәмәне тулысынча иртәгә, 12 гыйнварда sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTubeның “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13:30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100