news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Габделганиев Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде

ТР Президенты Указы белән Габделганиев Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Фәрит Габделганиев ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасыннан азат ителде һәм ТР Президенты Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кичә моңарчы икътисад министры вазифасын биләгән Артем Здунов Дагыстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнде. Ул Татарстан Республикасы икътисад министры вазифасыннан башка эшкә күчү сәбәпле азат ителде, диелә ТР Президенты Указында.

Фәрит Габделганиев Казанда туган. 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.

2009-2015 елларда Универсиада авылы мэры вазифасын биләде. 2015 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнде. Өйләнгән, ике баласы бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot