Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Фазылҗанов татарстанлыларны Бөтендөнья почта көне белән котлады
Фәрит Фазылҗанов татарстанлыларны Бөтендөнья почта көне белән котлады
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Бүген - Бөтендөнья почта көне. Нәкъ шушы көнне - 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта берлеге оешкан. 1969 елда Токиода узган Бөтендөнья почта берлеге конгрессында бу датаны илләр һәм халыкларны якынайтучы, гомумдөнья үсешенә булышлык итүче почта көне буларак билгеләп үтү турында карары кабул ителгән.
Бүген халыкара почта үз клиентларының 6800 телендә сөйләшә, Бөтендөнья почта берлегенә керүче 190 почта администрациясе бердәм почта киңлеген һәм бөтен дөньяда иң эре челтәрне тәшкил итә.
Татарстанлыларны Бөтендөнья почта көне белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов котлады:
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөнья почта көне белән котлыйм!
Бөтендөнья почта көне бүген дөньяның барлык илләрендә киң колачлап билгеләп үтелә, чөнки почта элемтәсе һәр дәүләтнең тормыш эшчәнлегендә зур әһәмияткә ия. Почта илләрне якынайта һәм халыкларны берләштерә.
Почта – элемтәнең иң өлкән төрләреннән берсе. Әмма хәзерге дөньяда ул аралашу чарасы гына түгел, ә тормышыбзның икътисад һәм бизнес үсешенә ярдәм итүче мөһим өлеше.
Татарстан Республикасы территориясендә почта элемтәсе социаль инфраструктураның әһәмиятле элементларыннан берсе һәм икътисади, сәяси, социаль хезмттәшлекне тәэмин итүнең мөһим механизмы булып тора. Почтаның төп функцияләре, ягъни мәгълүмат тапшыру, тауар һәм йөк илтү, акчалар әйләнеше даими рәвештә үсә һәм киңәя. Хәзерге вакытта почта элемтәсендәге хезмәтләр базары өйрәнелә, перспективалы һәм көндәшлеккә сәләтле юнәлешләр ачыклана, почта челтәрен ныгыту һәм күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатын яхшырту буенча эш алып бара, почта элемтәсе хезмәтләре базарының яңа сегментын – мәгълүмат-элемтә технологияләре сегментын (“КиберПочт@”, “КиберПресс@” һәм “КиберДеньги”) үстерә.
Бүгенге көндә “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе” ГУПдә 7200 почта ташучы хезмәт куя һәм аларның күбесенең тормышы почта белән бәйләнгән.
Почтада эшләүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар, аларның игелеге, төгәллеге, хезмәт сөючәнлеге иң югары мактауларга лаек. Вакытында китерелгән хатлар һәм газеталар, Татарстан Республикасының барлык почта бүлекләрендә клиентларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү – Татарстан элемтәчеләре коллективы әнә шулар белән горурлана ала.
Почта элемтәсе хезмәткәрләрен чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт хисләрен җиткерәм. Бәхет, ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри үрләр, тотрыклылык һәм иминлек телим!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз