news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фарисовка Россия Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды

Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ").  Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фарисовка мәдәниятара диалогны, халыкара дуслыкны ныгыткан өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылган. Әлеге бүләккә ул үзенең 55 яшьлек юбилее уңаеннан лаек булган. 
 
Бу көннәрдә Фәрит Фарис улы төрле рәвштә котлаулар кабул итә. 
 
 
"Сез безнең өчен хөрмәтле кеше. Без һәрчак сездән үрнәк алабыз", -диелә видеокотлауларның берсендә. 
 
Фәрит Фарисов җәмәгатьчелеккә фәнни хезмәтләре буенча да билгеле шәхес. Аның тарафыннан язылган биш басмадан торган "Татар халкы серләре", "Үткәннәрнең сере хәзердә" һәм Кол-Гали хакында китаплары  күпләргә таныш. 
 
 
Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасыннан тыш, юбиляр Россия мөфтиләр Шурасы Попечительләр комитетын да җитәкли. 
 
2000 – 2005 елларда Фәрит Фарисовның Чечен Республикасы Президенты киңәшчесе булуы да мәгълүм. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100