news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фарисов: Татарларның беркайчан да хәзерге кебек рәхәт яшәгәне булмады

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Путинның инаугурациядәге чыгышына бәя бирде.

Фәрит Фарисов: Татарларның беркайчан да хәзерге кебек рәхәт яшәгәне булмады
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарларның беркайчан да хәзер яшәгән кебек җиңел һәм рәхәт яшәгәннәре булмады, дип саный Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашкан Фәрит Фарисов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Иң мөһиме, безнең Россия бердәм һәм аерылгысыз булыр дип өмет итәм, чөнки шул очракта гына безнең ил җиңелмәс булачак. Бу минем чын күңелемнән әйтелгән теләк”, - ди Фәрит Фарисов.

Ул моның өчен, беренче чиратта, милләтара бердәмлек булырга тиеш, ди. “Хәзерге вакытта Россиянең авырлыклары бар, әмма чын дуслар синең белән бер җирдә, син күргән әйберне күреп яши икәнен онытмаска кирәк. Үз яшәү рәвешләрен безгә бәйләп куярга теләүче дошманнар безнең Россиянең нигезе түгел, нигезе була алмый да. Безгә бу авырлыкларны ничек тә булса җиңеп чыгарга кирәк. Минем фикеремчә, без тышкы векторларны җиңеп чыга алсак та, безнең ил эчендә башкарасы эшләр барыбер күп булачак”, - ди Фарисов.

“Президент бүген Россия эчендәге эшләрне башкарып чыгам, авырлыкларны җиңеп чыгам дип сүз бирде. Безнең селкенеп-калкынып торырга вакыт юк, безгә алга барырга кирәк, диде. Бу турыда ул бүген төгәл һәм ачык итеп әйтте. Президент 1999 елда артка чигенмим, Россия алга гына барачак дип сүз биргәнен мин үз күзем белән күрдем. Владимир Путин үз сүзендә торды! Һәм мин чын күңелдән ул хәзер дә үз сүзендә торачак дип ышанып калам, чөнки минем балаларым, минем оныкларым Россиядә торачак. Киләсе буын да безнең кебек әйбәт яшәсен өчен көчтән килгән бар әйберне дә эшләргә кирәк. Татарларның беркайчан да хәзер яшәгән кебек җиңел һәм рәхәт яшәгәннәре булмады! Моны онытырга ярамый!” – диде Фәрит Фарисов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100