Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Фарисов татарларга үз тарихы белән таныш булу җитмәвен әйтте
Мәскәүдә Фәрит Фарисов иҗат кичәсе "Туган тел"не җырлау һәм автограф-сессия белән тәмамланды.
(Мәскәү, 27 февраль, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фарисов үзенең иҗат кичәсендә татарларга тарих белән таныш булу җитмәвен әйтте.
Фәрит Фарисов: “Татарларга үз тарихын белү җитми. Үз тарихын белгән кеше, ата-бабаларының казанышларын истә тотып, халык язмышына тап төшермичә, югары дәрәҗәдә гомер итәргә тырыша”, - диде ул.
“Тарихны без әдәби әсәрләр аша да чагыдырырга тиеш”, - дип әйтте Фәрит Фарисов.
Фәрит Фарисов сүзләренчә, иҗат кичәсе уздыру идеясен аңа якын дусты тәкъдим иткән. Кичә диалог форматында барды. Ул берничә тематик блокка бүленгән иде: дин, халык һәм балачак турында. Чарада татарча җырлар, авторның шигырьләре яңгырады.
Иҗат кичәсе күмәкләшеп "Туган тел" не җырлау һәм автограф-сессия белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз