news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Фарисов: “Мәскәү татарлары – аерым бер дөнья"

"Бүген татарлар яшәгән иң зур шәһәр – ул Мәскәү", - ди автономия җитәкчесе.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан безнең белән хезмәттәшлеккә тагын да актив кушылсын иде”, – дип белдерде Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш- Казанда 2-6 август көннәрендә уза торган Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегаты.

“Мәскәү татарлары – кызыклы этнос, алар кунак түгел, алар чынында  - Мәскәүгә нигез салучылар. Бүген татарлар яшәгән иң зур шәһәр – ул Мәскәү. Бик күпләр бу хакта оныта”, - дип белдерде Фәрит Фарисов.

Автономия җитәкчесе иң зур Сабан туе Мәскәүдә узганын һәм, нигездә, моның Татарстан хисабына булуын билгеләп узды. Ул шулай ук Чаллы мэры Мәһдиевнең, Сабан туе җирлеген карау өчен, өч мәртәбә килеп киткәнен әйтте. “Башкортлар да үз милләт вәкилләрен алып килде. Милли төсмерле бәйрәм килеп чыкты. Әгәр татарлар Мәскәүдә сизелерлек булмаса, мондый бәйрәм оештырылмас иде”, - дип, Фәрит Фарисов Сабан туена авиашоуга караганда да кеше күбрәк килүен билгеләп узды.

Фәрит Фарисов Мәскәүдә татар милли-мәдәни үзәге составында 23 коллектив эшләгәнен белдерде. “Бер мохтарияттә да моның кадәр коллектив юк”, - ди ул. Әңгәмәдәш Татарстан вице-премьеры – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин килү белән, татарлар тормышы тагын да җанланып киткәнен билгеләп узды. “Без дистә еллар эшли алмаган проектларны ул өч ел эчендә тормышка ашырды, ике һәйкәл куйдырды, Мәскәүдә Татарстан көннәре кебек чаралар ел саен уздырыла башлады, офицерлар клубын булдырды”, - диде.

“Планнарыбыз зурдан. Бергә атласак, эшләр тагын да уңышлы барыр. Татарстан тагын да актив кушылсын иде хезмәттәшлеккә. Мәскәүдәге татарлар – аерым бер дөнья”, - ди Фәрит Фарисов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100