news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев: Татар тамашачысына һәйкәл куярга телибез

Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең театрга һәрвакыт ярдәм күрсәтүен билгеләп узды.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев татар тамашачысына һәйкәл кую хыялы булуын әйтте. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәймиевкә багышланган китапны тәкъдим итү чарасында ясаган чыгышында белдерде.

Иң элек, әлеге яңа китапны укып чыккан Фәрит Бикчәнтәев аның турында хис-кичерешләре белән уртаклашты, китапның хисле моментларга бай булуын шәрехләде. "Минем өчен бу чын тарихи роман булды. Аны мәктәпләргә кертергә кирәк, ул мәктәп китапханәсе киштәләрендә булырга тиеш. Тик тиражы 8 мең генә – бу бит бик аз!" – диде ул.

"Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин да шул фикердә булуын әйтте.

"Китапка минем хатирәләр кертелүе дә тетрәндерде. Минтимер Шәймиев Марсель Сәлимҗановны хөрмәт итә иде", – дип дәвам итте сүзен Фәрит Бикчәнтәев һәм Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итте. "90 елларда сез безне ташласагыз, ничек исән калыр идек. Ул вакытта театрлар буш иде, тамашачылар йөрмәде. Театрлар "янды", – диде Фәрит Бикчәнтәев. – Шул катлаулы елларда ул безнең белән булды, премьераларга йөрде. Без аякта басып калдык".

Режиссер: "Татар тамашачысына һәйкәл куярга телибез. Андый мисаллар бар шәһәрләрдә. Татар тамашачысы – аерым тамашачы", – диде. Бу тәкъдим залдагылар тарафыннан хуплау тапты.

"Китаптагы сюжетларга килгәндә, алар тетрәндерә. Хәләл җефетем Люция Хәмитовага да укыдым. Анда кызык әйберләр бар: әйтик, хатының белән ачуланышмасаң, шул хәйрия була", – ди Фәрит Бикчәнтәев һәм үзенең эт алырга теләвен әйтте, тик хатыны, "син гел театрда, кайчан карыйсың" дип, рөхсәт бирмәвен әйтте.

"Президентлык эшеннән киткәнче бер ел алдан мин үзем дә көчек алдым. Минем китәсемне шуннан да белеп була иде. Мин гел эт турында хыялландым, әмма вакыт булмады", – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100