news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый

Г.Камал театрының баш режиссерының Татар халкының үсеш стратегиясендә практик өлешне күрәсе килә.

Фәрит Бикчәнтәев: Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый
Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татар халкының үсеш стратегиясе Милли театрдан башка була алмый. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтте.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов документларны формалаштыруда катнаша. Әлегә концепциягә театрлар кертелмәгән, диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Мин милли театр, гомумән милли сәнгатьтән башка бернинди стратегия дә була алмый, дип саныйм, - диде режиссер. — Тарихта төрле катлаулы чорларга карамастан, татар театры беркайчан да башка телдә уйнамаган. Аның белән бергә милли көй, драматургия, җыр, сәнгать янәшә булган. Алар барысы бергә җыелып театрда яшәгән».

Г.Камал театрының баш режиссерының Татар халкының үсеш стратегиясендә практик өлешне күрәсе килә. Әлегә сүз теория турында гына бара, дип борчылуын әйтте Фәрит Бикчәнтәев.

«Островский Халык булса, театр бар. Халык булмаса, театр юк. Театр булмагач – шулай ук халык та юк», — дип әйткән диде агентлык әңгәмәдәше.

Әңгәмәнең видеосын YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100