news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Бикчәнтәев: Сезонны премьера белән башламыйбыз

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 112 нче сезонын "Зәңгәр шәл" әсәре белән башлый.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 112 нче сезонын премьерадан башламый. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев актерларга яңа сезонның беренче эш көнендә хәбәр итте.

“Сезонны 6 октябрьдә “Зәңгәр шәл” белән ачабыз. Бу юлы озак уйлаганнан соң, сезонны премьера белән башламаска дигән карарга килдек. Сезон ачылу белән шактый реклама әзерлибез. “Зәңгәр шәл”, сезон ачылу үзе аерым бер вакыйга, ә зур залда беренче премьера – “Миркәй белән Айсылу” 7 ноябрьдә булачак”, – диде ул.

“Сезонны премьера белән башлап файда юк. Болай да безнең тамашачы сезонны сусап көтеп тора. Октябрь премьерасыз да әйбәт уза. Шулай да, октябрьдә тамашачы бер премьераны карый алачак. Без Сөмбел Гафарованың “Килмешәк” спектакле белән декабрь аенда Гуанчжоу шәһәрендә узачак фестивальгә чакырулы. “Әтәч менгән читәнгә” спектакльле 1 декабрьгә каралган”, – дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot