news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев: «Казан гастрольләре» проекты республикада мәдәни тормышка җан кертә

Камал театры Отар, Вознесенский, Константиновка һәм Красная горка бистәләрендәге мәдәният сарайларында спектакльләр уйнаячак.

Фәрит Бикчәнтәев: «Казан гастрольләре» проекты республикада мәдәни тормышка җан кертә
Рамил Гали

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иҗат коллективларының Казан мәдәният сарайларында чыгыш ясавы республикада пандемия чорында чикләнебрәк торган мәдәни тормышны җанландырачак дип саный Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев.

«Безнең мәдәният йортларына җан керүе бик сөенечле күренеш. „Казан гастрольләре“ проекты бик әйбәт чара», дип бәяләде ул иҗат коллективларына мәдәният сарайларында чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган проектны.

«Җитмешенче, сиксәненче елларда бөтен дәүләт театрлары мәдәният йортларында чыгыш ясый иде, туксанынчы елларда бу практика бетте, чөнки мәдәният сарайлары тар-мар килде, базарга әйләнде», диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Казан гастрольләре» проектында Камал театры да актив катнаша. 9 мартта Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Хуш, авылым» спектакле күрсәтеләчәк.

Камал театры Отарда, Вознесенскийда, Константиновкада һәм Красная горкадагы мәдәният сарайларында спектакльләр уйнаячак. «Көннәре билгеле, килешүләр төзелгән», — диде театрның баш режиссеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100