news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа спектаклендә үзе булып уйнаудан баш тарткан

Ул күренеш безнең башкаруда сәер күренер иде, дип аңлатты Фәрит Бикчәнтәев.

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа спектаклендә үзе булып уйнаудан баш тарткан
Рамиль Гали

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал театрының “Дәрсе гыйбрәттер театр...” дип исемләнгән театраль сәяхәте театрга яшь режиссер булып Марсель Сәлимҗанов кайткан чор белән тәмамлана. Әлеге яңа проект кичә журналистларга тәкъдим ителде, тамашачы аны 22 һәм 29 апрельдә карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, спектакль татар театры тарихына багышлана һәм күренешләр сәхнәдә түгел, ә театрның тамашачы аяк басмаган төрле почмакларында бара. Вакыйгалар 1906 елдан башлана һәм тугыз урында тугыз күренеш күрсәтелә.

Спектакльдән соң фикер алышу вакытында әйтелүенчә, баштарак тагын бер күренеш планлаштырылган булган. Әмма анда уйнарга тиешле артист... Фәрит Бикчәнтәев уйнаудан баш тарткан. Шунлыктан яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевның театрга кайтып кергән мәле театраль сәяхәттән төшеп калган һәм тамашачы Марсель Сәлимҗановның Фәрит Бикчәнтәевка әйткән: “Син дә куячаксың әле “Зәңгәр шәл”не", – дигән сүзләрен ишетмәячәк.

Әлеге күренештә Марсель Сәлимҗанов ролендә Илдар Хәйруллин, ә Фәрит Бикчәнтәев үзен уйнарга тиеш була.

“Безнең яшьләребез бер чама бит, ул күренеш безнең башкаруда сәер күренер иде”, – дип аңлатты Фәрит Бикчәнтәев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot