news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге курска студентлар туплау башланды

Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар хәзерли.

Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендәге курска студентлар туплау башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан дәүләт мәдәният институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2017-2018 уку елына татар актерлык курсына студентлар кабул итәләр. Бу турыда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының рәсми сайты хәбәр итә. 

Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар хәзерли. 1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә.

Уку дәвамы – актерлар өчен 4 ел. Гаризалар 15 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр кабул ителә.

Керү өчен кирәкле документлар: гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, БДИ тапшыру турында белешмә,
сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Имтиханнар 17 июльдән 26 июльгә кадәр дәвам итә. 4 бюджет һәм 4 түләүле урын. Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.

Имтиханнар турында тулы мәгълуматны www. кazgik.ru www.kamalteatr.ru сайтларыннан алырга мөмкин

Кабул итү имтиханнары институтта уза.

Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән азат ителәләр.

Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.

Институтның адресы: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3. Тел. 277-59-17, 277-05-54, www.kazgik.ru
Театрның адресы: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1. Тел. 293-06-38, 293-52-50, www.kamalteatr.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100