news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев Галиәсгар Камал театрының яңа актерларын атады

Галиәсгар Камал театры артистлары җәйге ялдан соң беренче репетициягә кереште.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары яңа сезонның беренче эш көненә җыелды. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яңа актерларны атады.

Быелгы сезонда театрдан китүчеләр генә түгел, килүчеләр дә шактый. Беренче чиратта Камал театрына кабат кайткан Рамил Төхвәтуллинны билгеләп үтәргә кирәк. Аны хезмәттәшләре уртак "йорт"ларына, җылы алкышлар белән каршы алды. Театрда яңа гына "табадан төшкән" – Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган студентлар, ә хәзер инде артистлар да бар. Алар - Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов һәм Айгөл Шәкурова. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев инде аларның халыкка таныш булуын билгеләп үткәннән соң, шаяртып: “Элек кече сәхнәнең тузанын суладылар, хәзер зур сәхнәнең тузанын сулаячаклар”, - дип өстәде.

Театрның директоры Илфир Якупов та сүз башында хезмәттәшләрен күрүенә шат булуын белдерде.

“Сезне күтәренке кәеф һәм кызынган килеш күрүемә мин бик шатмын. Аллага шөкер, яллар бетте, инде эшкә чыгар вакытлар килеп җитте. Барыгызны да ничек, кайда ял иткәнегезне күзәтеп тордык”, - дип сөйләде ул.

Шулай ук Илфир Якупов Люция Хәмитованы “кечкенә” бәйрәме белән катлады һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Исегезгә төшерәбез, 12 июль көнне Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова  50 яшьлек юбилеен үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100