Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Абдулганиев “Мәктәп экопатруле” системасының әһәмияте турында сөйләде
Уку елы азагында экологиягә зыян китергән хокук бозулар саны буенча конкурс үткәреләчәк
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында, “Ачыктан-ачык сөйләшү” программасы кысаларында, агымдагы елның 1 нче гыйнварыннан эшли башлаган “Экопатруль” Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенең әһәмияте турында сөйләде.
Министр “Мәктәп экопатруле” системасына тукталып, гаджетларда урнаштырылган әлеге махсус программаның хокук бозуларны теркәп, Интернет аша министрлыкка юлларга мөмкинлек бирүен билгеләп узды. “Бу система ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан гамәлгә кертелде, һәм ул бик яхшы гына эшләп китте. Мисалга, 7 нче гимназия укучысы безгә берничә дистә хәбәр җибәрде инде. Ул соңгы арада юллаган 10 хокук бозу факты тикшерелеп, 4 се санаулы көннәрдә бетерелде. Шул мәктәпкә барып, активист кыз һәм аның укытучысы белән танышмый булдыра алмадык”, - дип бәян итте Фәрит Абдулганиев. Ул уку елы азагында экологиягә зыян китергән хокук бозулар саны буенча конкурс үткәреләчәге турында хәбәр итте.
Министр “Халык контроле” системасы кысаларында махсус экология бүлегенең да яхшы гына эшләвен, санкцияләнмәгән чүплекләр, һаваны пычратучы башка фактлар турында мәгълүматлар килеп торуын әйтте. Фәрит Абдулганиев закон бозу очраклары буенча Экология министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын билгеләп узды. Аерым алганда, (843) 267-68-67 телефоны буенча тәүлек дәвамында шалтыратырга була.
Фәрит Абдулганиев сүзләренә караганда, әгәр закон бозучы оператив төстә ачыкланса, Татарстанда экологияне саклау өлкәсендә хокук бозу фактларын хәбәр иткән кешене 1,5 мең сум акча белән бүләкләү каралган. “Законсыз төстә атмосфераны пычратып эшчәнлек алып барганнарны ачыклау буенча хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзибез. Якын көннәрдә Салым хезмәте белән дә шундый килешү төзеләчәк. Кыскасы, теге яки бу мәгълүматны бирә ала торган органнар белән оператив эшлибез”, - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз