Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәридә Яркәева: Дарулар җитештерә торган бер компания дә Россия базарыннан китмәде
«Санкцияләр даруларга кагылмый», — диде ул.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Санкцияләр аркасында дарулар җитештерә торган бер чит ил компаниясе дә Россия базарыннан китмәгән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева әйтте. «Санкцияләр даруларга кагылмый», — диде ул.
Яркәева сүзләренчә, кайбер чит ил фармацевтик компанияләре Россиягә импортны кыскартмаячаклары турында белдергән. «Күпчелек чит ил компанияләре иң кирәкле саналган препаратлар белән кирәк күләмдә тәэмин итәбез дип әйттеләр», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз