news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәридә Исмәгыйлева авылда да театр тамашачысы барын искә төшерде
Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Султан Исхаков
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Әлмәт Татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева авылларда күбрәк чыгыш ясарга кирәк дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган түгәрәк өстәл барышында әйтте.
"Республикада 43 район, аларда авыллар бар. Авыллар бетте дигән сүз түгел, анда да тамашачылар бар. Театр елында гастрольләр картасы төзеп, республикага театр сәнгатен таратыйк әле", - дип тәкъдим итте Фәридә Исмәгыйлева.
Әлеге фикерне дәвам итеп, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев театрларның авыллардан кайтып та кермәвен искәртте. Шулай да графиклар төзеп, бөтен театрлар да авылда ешрак булса иде, дип теләде ул.
- Түгәрәк өстәл Театр елына багышланды. Анда Татарстанда эшли торган татар театрлары директорлары фикер алышты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot