Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәридә Хәсьянова "Тукай балачагы" сериясеннән график әсәрләрен беренче тапкыр күрсәтәчәк
Рәссамның юбилей күргәзмәсе 14 мартта Казанның "Хәзинә" галереясендә ачыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 март, "Татар-информ). 14 мартта Казанның “Хәзинә” галереясендә Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың юбилей күргәзмәсе ачылачак.
Фәридә Хәсьянова 1952 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшләгән. Ул иллюстрацияләгән китаплар саны алтмышка җитә.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә рәссамның татар халык әкиятләренә иҗат иткән иллюстрацияләре, шулай ук беренче тапкыр “Тукайның балачагы” һәм “Барысы да ухага” серияләреннән график әсәрләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 15 апрельгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз