news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрһад Фәткуллин Википедиянең өстенлеген бер идеологиягә дә хезмәт итмәүдә күрә

Википедияче фикеренчә, энциклопедик материаллар Википедиядә урнаштырылса, күпкә отышлырак булачак.

Фәрһад Фәткуллин Википедиянең өстенлеген бер идеологиягә дә хезмәт итмәүдә күрә
Рамил Гали

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Айсылу Галиева). Википедия аерым бер идеология, дәүләт яки милләткә хезмәт итми. Татарча википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрһад Фәткуллин фикеренчә, порталның төп өстенлеге шунда.

Фәрһад фикеренчә, татар телле сайтлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак була. Әмма ул, әйтик, энциклопедик институт мәгълүматлары аерым сайтта түгел, Википедиядә урнаштырылса, күпкә отышлырак булыр иде, дип уйлый.

«Википедиядә башкача: син язасын да, бу материалны бөтен кеше күрә ала һәм ул Интернетта мәңгегә кала. Шулай ук син булдырган мәкаләне башка кешеләр дә үзгәртә ала. Син иҗтимагый файда эшлисең», — ди ул.

Яшьләр социаль челтәрдәге мәгълүматны кеше күрер дип уйлый, ди Фәрһад. Әмма Википедиянең өстенлеге бөтендөнья күләмендә булуында. Фәрһад әйтүенчә, чит илләрдә Википедия күпкә популяррак. Безнең илләрдән аермалы буларак, википедияче булу аларда күпкә югарырак бәяләнә, ди ул.

«Кызганыч, Татарстанда һәм Россиядә мондый эшчәнлек бик киң таралмаган», — диде ул.

Хәзерге вакытта татар телле Википедиягә гадәттә өлкәнрәк яшьтәге кешеләр яза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100