news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова Корея галимнәре белән берлектә сүзлек булдырырга тәкъдим итте

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Төрки халыкларның мәдәни сүзлеген берләшеп язып булыр иде дип саный.

Фәнзилә Җәүһәрова Корея галимнәре белән берлектә сүзлек булдырырга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова Польша, Германия, Украина галимнәре белән берлектә эзләнүләр алып барылуына басым ясады һәм Корея университеты тюркологлары белән берлектә киләчәктә сүзлек булдыру хакында ниятен әйтте. Бу хакта ул КФУда Корея галимнәре белән очрашу вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Без сезнең белән төрки дөньясына һәм бөтен дөньяга гаҗәп кызыклы Төрки халыкларның мәдәни сүзлеген эшли алыр идек”, - дип тәкъдимен җиткерде ул галимнәргә.

Фәнзилә Җәүһәрова кореялылар белән тамырлар уртак булуын әйтте. “Ул сезнең белән бик тыгыз элемтәдән булган заманнарга, уртаклыкларга барып тоташа. Бу юнәлешләрдә программа төзеп, ул халыкара, ягъни глобаль дәрәҗәдәге проект була алыр иде”, - диде ул.

Белгеч Сеул белән Татарстанның Мәдәният министрлыгы арасында элемтәләр башланып киткәне турында сөйләде. “Без Корея халкының һуннар заманыннан ук төркиләр белән тыгыз элемтәдә булганын беләбез һәм алар тарихта, мәдәнияттә, тормыш-көнкүрештә, ризыкларда хәзер дә чагылыш таба”, - ди ул.

“Европа галимнәре каршында телне белеп, телнең асылын тоеп, әзерләнгән материаллар белән без бергәләп катнаша алсак, ул халыклар мәдәнияте варислары буларак үзебезне танытыр һәм дөньяга кызыклы эзләнүләр бирә алыр идек”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100