news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнзилә Җәүһәрова халык музыка уен кораллары профессиональ сәхнәдә яңгырый ала дип саный

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, мисал итеп, гөслә уен коралының “Бәрмәнчек” ансамблендә кулланылганын билгеләп узды.

Фәнзилә Җәүһәрова халык музыка уен кораллары профессиональ сәхнәдә яңгырый ала дип саный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова халык музыка уен коралларының профессиональ сәхнәдә яңгырый ала дип белдерде. Бу фикерен ул "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узган "Татарстан - яңа гасыр" дип исемлəнгəн Республика иҗтимагый хəрəкəтенең Югары киңәшмәсе утырышында җиткерде.

“Халык музыка уен коралларының профессиональ сәхнәгә менү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, 2013 елда безнең үзәк татар халык традицион мәдәниятендә актив кулланылышта йөргән гөслә уен коралын торгызу буенча берничә түгәрәк өстәл оештырды.

Бервакыт, музыка мәктәбе директорлары килде. Ни өчен гөсләне өстәмә предмет буларак кертә алмыйсыз дигән сорауга алар: “Моның өчен арканы кертергә кирәк”, - диделәр. Ә арка уен коралын укыта торган укытучылар юк”, - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

“Әмма горурланып әйтә алам, без гөсләне беркадәр торгыздык. Ул “Бәрмәнчек” фольклор ансамблендә кулланыла. Үзешчәннәр арасында да фольклорчы Геннадий Макаров тырышлыгы белән таралыш тапты”, - дип сөйләде Фәнзилә Җәүһәрова.

“Шул ук татар уен коралы – ятаганны без Төмән өлкәсендә торгыза алдык. Андагы өч коллектив инде әлеге уен коралын куллана”, - ди традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100