news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнни җыентык дөнья күрде

Фәнни җыентык дөнья күрде

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан «Фикер» нәшриятында бастырылган фәнни җыентык дөнья күрде. «Татар теле гыйлеменең актуаль мәсьәләләре» (Актуальные вопросы татарского языкознания») дип исемләнгән басманың бу 3нче чыгарылышында институтның Тел белеме бүлеге фәнни хезмәткәрләренең узган елда үткәрелгән конференцияләрдәге докладлары тупланган.

Әлеге тупланмада татар лингвистикасы өчен әһәмиятле булган проблемалар күтәрелә. Алар татар теленең социолингвистика, стилистика, терминология һәм тел тарихы кебек тармакларына кагылышлы рәвештә язылган. Мәсәлән, анда академик Мирфатыйх Зәкиевнең «Казанның юбилее турында» («О юбилее Казани») дигән язмасында Казан этнонимы һәм башкалага кем нигез салганлыгын ачыклаган мәсьәләләр белән танышырга була. Тел белгече Хәлиф Курбатовның «Тукайның беренче поэмасы» дигән хезмәтендә исә татар теленең көнкүрештәге сөйләме тикшерелә. Җыентыкта галим Флера Баязитованың «Һади Такташ һәм мишәр диалектының Сыркыды авылы сөйләме» исемле доклады да урын алган.

Әлеге басма татар теле гыйлеменә зур өлеш керткән филология фәннәре докторы Галимҗан Ахунҗанов истәлегенә багышланган. Бу уңайдан галимнең иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан «Вафатлар рухы йөрәгебез түрендә» дигән мәкалә бирелә. Аны филология фәннәре докторы Фирдәвес Гарипова язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100