news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнни җыен кунаклары: Коръәннең Казан басмасы - мөселманнар киң тараткан иң беренче басма

Бүген башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Казан ислам конференциясендә катнашучыларны кабул итте.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Бүген башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан ислам конференциясендә катнашучыларны кабул итте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанга "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясендә катнашучылар җыелды. Фәнни җыен үз эшен 2 апрельдә башлап җибәрәчәк. Аны Коръән һәм Сөннәтне өйрәнүләр үзәге, Татарстан мөфтияте, Болгар ислам академиясе оештыра.

Мөфти дә, кунаклар да бертавыштан Коръәннең Казан басмасының мөселманнар тарафыннан басмага әзерләнеп, мөселманнар күпләп бастырган иң беренче басма булуы белән үзенчәлекле булуын искәртте.

Камил хәзрәт исә нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлегенә дә аерым тукталып сөйләде. Мисал өчен, 2016 елда нәзарәт тарафыннан бастырып чыгарылган Коръәннең яңа басмасы узган елда Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды.

Коръән Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә.

Шуның белән беррәттән, Диния нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эшен алып бара.

Республикада оештырылып килүче Коръән уку бәйгеләре дә зур әһәмияткә ия. Бәйге Диния Нәзарәтенә талантлы Коръән-хафизларны барларга һәм Изге Коръәнне уку традициясен үстерергә ярдәм итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100