news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнни хезмәттәшлек дәвам итә

Фәнни хезмәттәшлек дәвам итә

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Чуаш дәүләт университетында докторлык диссертацияләрен яклау буенча совет утырышы була. Анда Казан дәүләт университеты галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов та катнаша. Ул Галина Ермакованың «Эстетические основы художественнго мира Геннадия Айги» (Г.Айги күренекле чуаш шагыйре, 50дән артык китап авторы) дигән темага язылган диссертациясе буенча оппонент буларак чыгыш ясаячак.

Татарстан һәм Чуашстан галимнәре арасында күптәннән бирле тыгыз элемтә урнашкан. Хатыйп Миңнегуловның да Чуашстанга баруы беренче тапкыр гына түгел. Бу юлы ул андагы фәнни-иҗади дусларына үзенең быел көз дөнья күргән «Гаяз Исхакыйның мөһәҗирлектәге иҗаты» дигән китабын алып бара. Әлеге җыентыкта мәшһүр милләттәшебезнең 1919-1954 еллардагы публицистик эшчәнлеге яктыртыла. Анда нигездә ул хезмәт иткән «Яңа юл» журналын тикшерүгә зур урын бирелгән. Ике төрки халык арасындагы дуслыкны ныгытуга бу гамәл үзе бер үрнәк булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100