news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнни хезмәткәр Алисә Ибраһимова татар авылындагы демографик проблеманы аңлатты

2017 елда Татарстан авылларында бала туу саны, соңгы 25 ел белән чагыштырганда, иң минималь күрсәткечкә төшкән.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстан Республикасының Гаилә һәм демография үзәгенең фәнни хезмәткәре Алисә Ибраһимова бүгенге татар авылындагы демографик проблеманы аңлатты. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Без Татарстанның һәр районы буенча демографик вазгыятьне өйрәнеп чыктык. Районнардагы демографик торышны исәпкә алып, аларны берничә зонага бүлдек. Бу – уңай, уңай булмаган һәм демографик торыш начар булган зоналар. Бүгенге көндә демография буенча начар күрсәткеч Минзәлә, Аксубай, Мөслим, Буа, Актаныш районы авылларында күзәтелә”, - диде Алисә Ибраһимова.

Аның фикеренчә, алар тикшеренү нәтиҗәләрен һәр районның үзенә таратканнар. Район вәкилләре, шуңа нигезләнеп, үзләренә нәтиҗә ясарга һәм демографик проблеманы чишү юлларын эзләргә тиеш.

“Авылга яшьләрне кайтарту өчен, беренче чиратта, яхшы шартлар булдыру мөһим. Боларга эш, тору урыны, яхшы керем керә. Бүген яшьләрнең потенциалы зур, ләкин алар аны авылда тормышка ашыра алмый. Алар авылга кайтсын өчен, дәүләт тарафыннан авылда социаль программаларны күбрәк булдырырга кирәк һәм алар эффективрак эшләргә тиеш”, - диде ул.

“Безнең сораштырулар буенча бүген татар авылы гаиләләре ике бала булуы җитә дип саный”, - дип белдерде фәнни хезмәткәр.

  • 2017 елда Татарстан авылларында бала туу саны, соңгы 25 ел белән чагыштырганда, иң минималь күрсәткечкә төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100