news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәния Габидуллина Башкортстан һәм Татарстан язучыларының тыгыз аралашуы мөһим дип саный

Бу көннәрдә Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре бара.

Фәния Габидуллина Башкортстан һәм Татарстан язучыларының тыгыз аралашуы мөһим дип саный
Владимир Васильев

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар язучылары белән эшләү бүлеге мөдире Фәния Габидуллина Башкортстан һәм Татарстан язучыларының үзара тыгыз аралашуы мөһим, дигән фикердә. Бу фикерен ул Уфада журналистларга әйтте.

  • Башкортстанда Татарстан көннәре Башкортстан оешуга 100 еллык уңаеннан уздырыла. Бу ике еллык концепция. Быел Башкортстанда Татарстан көннәре уза, киләсе елда исә, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Татарстан Башкортстанны кабул итәчәк.

“Башкортстан белән Татарстан арасындагы бәйләнешләр элек-электән килә. Башкортстан язучылары Казанга барган, Казанныкылар безгә килгән. Зур җыеннар, очрашулар үткәргәннәр. Бу күп кенә язучыларның көндәлекләрендә саклана”, - диде Фәния Габидуллина.

Ул соңгы елларда Татарстан белән Башкортстан язучылары бер-берсенең китапларын чыгаруын әйтте. “Былтыр шагыйребез, җырлар авторы Расих Ханнановның китабы чыкты. Аннан алда Ләбиб Леронның китабы чыкты. Ләбиб Лерон бер төркем язучыларны алып килеп, шушында Язучылар берлегендә китап нәшриятында Китап туе үткәргән идек. Шундый аралашулар хәтердә калган”, - диде.

“Әле күптән түгел генә опера һәм балет театрында “Йөрәк сүзе” дигән шигъри бәйрәм үтте. Фәйрүзә Мөслимова, Эльмира Шәрифуллина килгән иде. Алар бездәге шигъри бәйгеләр, әдәби дөнья белән танышып кызыксынып киттеләр. Башкортлар хәтта уздырганнар, диделәр. Аларга мондый аралашулар бик ошаган”, - дип белдерде Фәния Габидуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100