news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов Тинчурин театры коллективын берләштерү өчен табигатькә алып чыкты

Бүген Тинчурин театры коллективы үзенең рәсми ял көнендә “Кояшлы” базасында ял итте.

Фәнис Мөсәгыйтов Тинчурин театры коллективын берләштерү өчен табигатькә алып чыкты
Рамиль Гали

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театр коллективын ял итәргә табигатькә алып чыгу аларны берләштерә дип саный. Бу хакта ул журналистларга әйтте.

“Артистлар белән театр хезмәткәрләре төрле вакытта эшләгәнгә күрә берсен-берсе күрмиләр дә. Табигатькә җыелып чыгулар коллективны берләштерә. Биредә алар бер-берсе белән аралашалар.”, - ди директор.

Бүген Тинчурин театры коллективы үзенең рәсми ял көнендә “Кояшлы” базасында ял итте. Артистлар һәм тетар хезмәткәрләре кышкы спорт уеннарында катнаштылар.

Театрның өлкән буын артистлары Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, коллектив җәен дә, кышын да җыелып табигатькә чыгарга ярата.

“Кышын Матюшино якларына чыксак, җәен Хуҗалар тавына барып корбан чалып, матур итеп ял итеп кайтабыз. Артистлар бит алар бәйрәмдә дә, ял көннәрендә дә кеше күңелен күрәләр. Без 8 март көнне, барыбер, эшлибез, 23 февральдә дә эшләдек. Шуңа бәйрәмнәрне бүген – ял көнебездә үткәрәбез”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100