news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: Тамашачыга билет акчасын кире кайтару театрга зур кыенлык китермәде

Театр артистлары да зур финанс зыяны күрмәде - театр аларга барлык хезмәт хакын һәм җәйге ял алды акчаларын түли алды.

Фәнис Мөсәгыйтов: Тамашачыга билет акчасын кире кайтару театрга зур кыенлык китермәде
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры җитәкчелегенең сакчыл булуы аркасында билет акчаларын авырлыксыз кайтара алган, артистлар да зур финанс зыяны күрмәгән. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов үзләренең вакытлыча эшләми торган вакыттагы финанс хәлләренә ачыклык кертте.

“Артистларга өстәмә түләүләр бюджеттан тыш акчадан ясала иде. Ләкин спектакльләр куелмагач, бюджеттан тыш акча юк. Ләкин ул булыр, чөнки безнең бит әле акча кертергә парковкабыз да бар, башка мөмкинлекләребез дә бар”, - диде ул.

“Артистларга хезмәт хакы да, компенсация түләүләре дә тулысынча бирелде, җәйге ял акчаларын да алдылар. Бюджеттан тыш акча өсти алмагач, былтыргы белән чагыштырганда бераз гына аерма бар”, - диде ул.

“Бу вазгыять башта бик куркыткан иде. Без бит хезмәт хакын алганчы ук аны туздырып куябыз. Җитәкчелек ничек тырышкандыр – безнең өлешкә керү булмады. Монысы киләчәктә оныкларга да мактап сөйләрлек әйбер”, - диде театр артисты Рөстәм Гайзатуллин.

Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, театр 800 мең сумлык билетларны кире кайтарган. Бер өлеш тамашачы билетларын кайтармаган – алар спектакльләргә соңыннан киләчәк. “Безнең бит инде апрельдә буласы Мәскәү гастрольләре өчен билетлар сатылып беткән иде”, - ди директор.

“Без акчаны алгач ук туздырып бетермибез. Кайбер театрлар шуңа зарланды бит инде. Безнең сакчыллык бар: туздырмагач кайтару кыен булмады”, - ди ул.

Татарстанда санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә мәдәни чаралар 19 марттан туктатылган иде. Театрның апрельдә буласы Мәскәү гастрольләре ноябрьгә күчерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100