news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: К.Тинчурин театрында драматургның бюсты куелачак

Танылган татар драматургының моңарчы бер генә җирдә дә бюсты юк иде, ди театр директоры.

(Казан,7 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова ). Татар халкының атаклы драматургы К. Тинчуринга театр бинасында бюст куелачак. Театр фойесында әдипнең 130 еллыгы уңаеннан  Татарстан милли архивында саклана торган, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган кызыклы документлар да күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында К. Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов хәбәр итте. 

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  К. Тинчуринның 130 еллыгына багышланган чаралар турында матбугат конференциясе булып узды. Анда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов катнашты.

“Быел 15 сентябрьдә татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел була, - диде Фәнис Мөсәгыйтов. – Бу истәлекле датага театр күптән әзерләнә башлады. Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә, күпсанлы чаралар оештырачакбыз. Мәсәлән, театрның иҗади труппасы К. Тинчуринның туган ягы Пензага юл тотты. Бүген - Сосновоборск районы Индерка авылында, 8 сентябрьдә - Пенза шәһәрендә, 9 сентябрьдә Каменка районы Кобылкино авылында драматургның “Назлы кияү” спектаклен күрсәтәчәкбез”.
 
14 сентябрь көнне Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Кәрим Тинчурин һәм татар театры” дип исемләнгәән фәнни-гамәли конференция оештырылачак. Шул ук көнне Татарстан Милли музеенда Тинчуринның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә дә ачылачак.
 
“Казанның Татарстан һәм К. Тинчурин урамнары кисешкән җирдәге паркка август аенда рәсми рәвештә К. Тинчурин исеме бирелде.Театр коллективы моннан дүрт ел элек шушы паркта таш куйган иде. Таш урынына Тинчуринга һәйкәл куярга исәбебез бар. Паркка куелачак бюстын быел ясатачакбыз, ләкин әле аның башка чыгымнары да бар. Шулай да театрның 85 еллыгына бу эшне дә башкарып чыгарбыз, дип өметләнәбез”, - ди театр директоры. 
 
15 сентябрьдә – әдипнең туган көнендә, Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы узачак. 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннарына бу зиратта аларның исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар. Чарада Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашачак. Шул ук көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында Кәрим Тинчуринга бюст ачу каралган. Шулай ук биредә Татарстан Милли архивыннан алынган тарихи документлар белән дә танышырга мөмкин булачак. 
 
Театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин сәхнәләштергән “Соңгы әсәр” Тинчуринның иң яраткан әсәре – “Мәрҗәннәр” гә нигезләнеп эшләнгән. Премьера да 15 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100