news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Мөсәгыйтов: Хәзер ачык һавада спектакльләр күрсәтү актуальләшергә мөмкин

Тинчурин театры артистлары 2 июльдән җәйге яллардан чыгачак.

Фәнис Мөсәгыйтов: Хәзер ачык һавада спектакльләр күрсәтү актуальләшергә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөхсәт ителсә, Тинчурин театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башларга мөмкин. Бу фикер Тинчурин театрында үткән матбугат конференциясендә яңгырады.

«Ачык һавада концертлар, төрле мәдәни чаралар була икән, театрны да ачык һавада уздырырга була. Мин ачык һавадагы тамаша турында сүз күтәрелгәч, үзебезнең театр ишегалдын күз алдына китердем», — диде Фәнис Мөсәгыйтов.

Театр директоры ишегалдына җәйге сәхнә һәм утыргычлар кую мөмкинлеген әйтте. «Утлар куеп төнге спектакль ясарга мөмкин», — диде ул.

Тетар артисты Рөстәм Гайзатуллин фикеренчә, сәхнә өчен яраклаштырылган спектакльне ачык һавага көйләү уңайсызрак булачак. Аның фикеренчә, махсус спектакльләр әзерләргә була.

«Безгә рөхсәт кенә кирәк, теләк бар», — дип темага нәтиҗә ясады Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры артистлары 2 июльдән җәйге яллардан чыгачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100