news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Камалның "Җәза" фильмы – Махачкала кинофестивале лауреаты

"Җәза" фильмы татар язучысы Заһид Мәхмүди повесте буенча "Мәхмүтфильм" студиясендә төшерелгән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист һәм режиссер Фәнис Камалның “Җәза” фильмы “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестиваленең иң яхшы фильмы дип танылды. Бу хакта Фәнис Камал үзе хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен: “КиноМаяк” II Халыкара кинематография сәнгате фестивале 30 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Дагстанның Махачкала шәһәрендә үтте. Конкурска яшь кинематографистларның илледән артык эше кабул ителгән, шуларның 22се конкурс программасына кертелгән. Болар – 16 кыска метражлы нәфис фильм, өч видео-арт һәм өч музыкаль клип.

“Фильмда төшкән артистларга һәм икенче режиссер Рамил Әхмәтовка рәхмәт. Тамашачы һәм жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Инде командабыз белән фестиваль бүләкләрен көтәбез”, – ди Фәнис Камал.

“Җәза” фильмы татар язучысы Заһид Мәхмүди повесте буенча “Мәхмүтфильм” студиясендә төшерелгән. Ул 2015 елда чыкты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot