news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәнис Камал: “Җәза” фильмын прокатка чыгару буенча сөйләшүләр алып барабыз

Кинотасманың русча вариантын татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә күрсәтергә ниятлиләр.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Фәнис Камал тарафыннан төшерелгән “Җәза” фильмы тиздән татарлар күпләп яши торган шәһәрләрдә прокатка чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына фильмның режиссеры хәбәр итте.

“Без “Җәза” фильмының рус телендәге вариантын әзерләп бетердек, ул “Кара” дип аталачак. Хәзер без Мәскәү белән сөйләшүләр алып барабыз. Якын арада алардан җавап булыр дип уйлыйм. Дөрес, төбәкләрдәге киностудияләргә алар бармак аша гына карый инде. Шулай да без үз көчебезне сынап карарга уйлыйбыз һәм татарлар күпләп яшәгән Ульяновск, Төмән, Свердловск өлкәләрендә прокат оештырырга телибез”, - диде Фәнис Камал.

Мәгълүм булганча, фильмның премьерасы 2015 елның 1 декабрендә Казандагы “Мир” кинотеатрында булган иде.

Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” әсәре буенча төшерелгән кинотасма татар телендә русча субтитрлар белән тамашачыларга тәкъдим ителде. Экраннардан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистларын, язучы Фәнзамал Баттал (1939-2015) һәм язучы, журналист Заһид Мәхмүди, җырчы Булат Җиһаншин уйнавын тамаша кылырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100