news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәнис Кәлимуллин "Алмачуар" әсәрен укыганда балачагын искә төшергән

Әсәрне Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

Фәнис Кәлимуллин "Алмачуар" әсәрен укыганда балачагын искә төшергән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясен укыды.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

"Миңа "Алмачуар" китабын беренче сыйныфта укыганда апам бүләк иткән иде. Ничә еллар үткәч, әлеге китап янәдән минем кулыма килеп керде. Хикәяне укыганда, балачагым искә төште, үземне әсәрдәге кечкенә малай кебек хис иттем. Сабантуй, ат чабышлары күңел аша үткәрелде. Монда текст уку гына түгел, ә күңел җылылыгы белән үзеңнең мөнәсәбәтеңне тыңлаучыга җиткерү мөһим", - диде Фәнис Кәлимуллин.

Артистның аудиокитап яздыруда тәҗрибәсе бар - ул начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен аудиокитаплар әзерләүдә катнашкан, шунлыктан әлеге эшкә курыкмыйча алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot